Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның кыю егетләре хәрби хезмәткә китте

Район хәрби комиссариатында язгы чакырылыш буенча соңгы төркемне озаттылар.

(3 нче июль, “Апастово-информ”).


Булачак Ил сакчыларын район җитәкчелеге, хәрби хезмәт ветераннары, туганнары, дуслары, сөйгән ярлары озатып калды.
Район хәрби комиссары Наил Җантемиров булачак солдатларга киңәшләрен бирде.
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов егетләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды.
Чирмешәннән Булат Әхмәдуллин, Аюкөйдергәннән Булат Гыйбадуллин, Көлкәштән Әлфис Мингазовлар өлкәннәрнең киңәшләрен үтәргә сүз бирделәр һәм рәхмәтләрен ирештерделәр.
“Мин Тәтештә гадәттән тыш эшләр техникумында укыдым. Анда физик яктан чыныгу алдым. Хәрби хезмәттә дә авырлыклар булмас дип уйлыйм”,- диде Чирмешәннән Булат Әхмәдуллин.
Егетләргә хәерле юл телик. Горурлык белән исән-имин әйләнеп кайтсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев