Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды

Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районда эчтәлекле һәм күңелле чара үтте.

(26 март, “Апастово-информ).


“Мәдәният безнең иң мөһим өлкәләрнең берсе. Бер тантана, мәҗлес тә сездән башка узмый. Ялыгыз да, бәйрәмнәр дә эштә уза. Үзе эшегез белән халкыбызны шатландырып торасыз, ял иттерәсез, тәрбия өләшәсез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.

Нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Һәр өлкә игътибар үзәгендә булды. Фойеда исә аларның уңышларын, хезмәтләрен, сәләтләрен чагылдырган күргәзмәләр эшләде.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев шулай ук мәдәният өлкәсенең район тормышында үз урыны, уңышлары барлыгын билгеләп узды һәм хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Соңыннан Югары Ындырчы үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре“ спектаклен күрсәтте. Әлеге коллектив театрлар фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев