Апасның салкын бозында кызу уеннар бара
“Алтын алка“ боз сарае узган шимбәдә Казанның ветеран-спортчылар “Сокол“ командасын кабул итте. Апасның “РЭД-БУЛЛ“ хоккей командасы казанлыларга нык каршы торды. Көчләр тигез иде.
Буллитлар сериясендә казанлыларга спорт бәхете елмайды, уен 6:5 исәбе белән төгәлләнде.
Якшәмбе көнне Апасның 2008 елда туучы балалар “Медведи“ хоккей командасы Буага барды һәм 4:3 исәбе белән күрше район малайларын тагын җиңеп кайтты. Татарстан беренчелегенә “Алтын алка“ хоккей турнирлары дәвам итә, безнең бу команда үз төркемендә ярымфиналга үтте һәм 8 команда арасында беренче урын өчен көрәшә. Аларга быел да җиңәргә насыйп булсын!
Апас бозы кыза бара-бу шимбә-якшәмбедә хоккей карарга килегез. Безнең 2006 елда туган балалар Яшел Үзән хоккей командасы белән уйнаячак.
Бу атна ахырында Апасның 2009 елда туган яшь хоккейчылары Буага барып, яшьтәшләре белән очрашачак. 2007-2008 елда туган Апас яшь хоккейчылары да читкә чыгып, Арча һәм Саба командалары белән көч сынашачак.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев