Апасның ветеринария хезмәткәрләре котыру авыруына каршы вакциналар таратты
Кыргый хайваннарның иммунитетын ныгытучы 20 мең доза вакцина җирлек, фермер хуҗалыгы тирәләренә, хайваннар йөрүче сукмакларга, урман участокларына куелды.
(30 сентябрь, “Апастово-информ“).
Ветеринария хезмәте соравы буенча, районга котыру авыруына каршы 20 мең вакцина кайтты. Алар гади брикет формасында. Исе белән хайваннарны җәлеп итә. Авыру чыганагы булып күбесенчә этләр, мәчеләр, кыргый хайваннардан - төлкеләр,очучы тычканнар, керпеләр, бүреләр тора. Бу хакта ветеринар табиб-терапевт Айрат Ардаширов белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев