Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның Яр буенда әтиләр бәйрәме гөрләде

17 октябрь рәсми төстә Әтиләр көне дип игълан ителде.

(17 октябрь, "Апастово-информ)

Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Ул гаилә институты на ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларына уза. Бу көнне әтиләр катнашында төрле чаралар, социаль челтәрләрдә акцияләр оештырылды.
Бу уңайдан Апасның Яр буенда да әтиле- балалы бәйрәм узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина барлык әтиләрне сәламләп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм котлавын ирештерде.
"Әти-әнисенә карап баласын коч, диләр. Бу акыллы фикер бүген дә актуаль булып кала. Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә, билгеле, әти-әнинең өлеше зур. Әти кеше гаиләнең ныклы терәге булып тора, - диде ул.
Теләкләргә районның әтиләр Советы җитәкчесе урынбасары Марат Хәсәнов та кушылды.
Бәйрәм төрле бәйгеләр, спорт уеннары белән үрелеп барды. ГТО нормативлары тапшыру да мөмкин булды. Әтиләр балалары белән бергәләп катнаштылар. Мәйданда шат авазлар яңгырап торды. Апас мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары әтиләренә шигырьләр бүләк иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре моңлы җырларын яңгыраттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев