Апасның яшь футболчылары җиңү белән кайтты
Егетләр районара мини-футбол ярышларында өченче урынга лаек булдылар.
(25 гыйнвар, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Кама Тамагында үткән районара мини-футбол ярышлары Апас егетләре өчен уңышлы тәмәмланды. Алар 5 команда арасында көч сынашып, өченче призлы урынга лаек булдылар. Инсаф Габдериев турнирның “Иң яхшы хөҗүмче”се булып танылган. Бу хакта команданың тренеры Илнур Гайфуллин хәбәр итте.
“Уеннарда 2006-2007нче елларда туган егетләр командасы катнашты. Егетләребез сынатмады”, - дип белдерде тренер.
“Апас” спорт залында егетләр өчен футбол түгәрәге эшләп килә. Биредә 80гә якын бала шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев