Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның көмеш волонтерлары сайлауда үз фикерен белдерде

Районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау оешкан төстә бара.

(8 сентябрь, “Апастово-информ”).


Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дә үк ишекләрен ачып, сайлаучыларны кабул итте.

Районның көмеш волонтерлары да иртәдән үк сайлау участогына ашыкты. Без бер төркем волонтерларны 881нче сайлау участогында очраттык.

“Без бүген берничә төрле чарада катнашабыз. Көнебез бик “кызу”. Шуңа да, участок ачылу белән бурычыбызны үтәп калырга ашыктык”, - диделәр апалар.

Апас шәһәр тибындагы бистәсе волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина да биредә үк сайлады.

Сания апа Сафиуллина яралыларга бик кирәкле булган носилкалар тегү эшен башлап җибәргән иде. Ул бу игелекле эшкә үзе кебек киң күңелле апаларны да җәлеп итте. Бүгенге көндә “Алга” яшүсмерләр клубында эш кайный.

“Күңелебез гел игелектә. Бердәм булып эшлибез, бердәм булып сайлауга да килдек. Дөньяларыбыз тыныч булсын, дигән теләктә сайлыдак”, - ди ул.

Көмеш волонтерлар бүгенге көндә үз теләкләре белән изге һәм бик кирәкле эш башкара. Алар хәрбиләр өчен носилкалар, сумка-янчыклар, госпитальләргә җибәрү өчен эчке киемнәр тегеп, гуманитар ярдәм күрсәтә. Шулау ук вакытта “коры душ” ясала, маскировка челтәрләре үрелә.

Татарстанда “Фәрештәнең алтын куллары» бөтенроссия волонтерлар оешмасы эшли. Районда эш “Алга” яшүсмерләр клубының “Уңган килен” бүлмәсендә оешкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев