Апасның “Рамазан” мәчетендә җылы очрашу булды
Хаҗ сәфәрендә булып кайткан апалар кичерешләре белән уртаклаштылар.
(25 нче июль, “Апастово-информ”).
Апасның мәчеткә йөрүче апалары “Рамазан” мәчетендә мул-сыйлы табын артында җылы очрашуга җыелдылар. Хаҗ сәфәреннән кайтучылар сәфәр вакытында күргәннәрен, хаҗ кылу тәртипләре турында сөйләделәр. Алып кайткан күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
“Бик тә җылы, мәгънәле очрашу булды. Апаларыбыз җыелышып сөйләштеләр, киңәштеләр, яңалыклар белән уртаклаштылар. Мин дә үземнең теләкләремне җиткердем. Алар һәрвакыт кеше арасында йөриләр, аралашалар. Шундый очрашулар бик кирәк, рәхмәт чакырганнары өчен”, - диде Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Биредә бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында катнашучы райондаш егетләрне дә искә алдылар. Аларның исән-имин кайтуларын теләп дога кылдылар.
“Хөрмәтле ханымнар! Бүгенге көндә районыбызның батыр уллары илебез тынычлыгын саклый. Җиңү барәбәренә һәрберебез үз өлешен кертә. Районнан гуманитар ярдәм җыеп аны илтеп тапшыру да бик әйбәт оештырыла. Бүгенге көндә солдатларга кыйммәтле техникалар алып бару өчен зур суммада акча кирәк. Шуңа да мөмкинлегебезгә карап ярдәм итик әле. Бердәм булып, җиңүне якынайтсак иде”, - дип мөрәҗәгать итте Назирә апа Җиһаншина.
Назирә апаның мөрәҗәгатен хуплап алдылар, үз өлешләрен кертергә тырыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев