Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның социаль фонд бүлеге сак булырга һәм мошенниклар хәйләләренә эләкмәскә өнди

Соңгы вакытта фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган. Әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырсалар, пенсия яки башка социаль түләүләрне ачыклау яки яңадан исәпләү өчен шәхси мәгълүматларыгызны әйтергә сорасалар, моны эшләмәгез! Билгесез кешеләргә үзегез турында бернинди мәгълүмат хәбәр итмәгез.

  -Миңа да социаль фонд хезмәткәрләре булып шалтыраттылар һәм, пенсияне арттыру турында гариза бирү өчен, дәүләт хезмәтләре сайтына күчәргә куштылар, паспорт, банк картасы номерын һәм шәхси кабинеттан парольне атарга сорадылар. Ярый әле шунда ук социаль фонд бүлегенең контакт-үзәгенә шалтыраттым. Оператор минем шалтыратучылар сорауларына җавап бирмичә дөрес эшләгәнемне әйтте”, - диде өлкән яшҗтәге райондашыбыз.
Телефоннан шалтырату буенча гражданинны шәхси кабул итүгә яздырырга, ә аннары язылуны СМС буенча килгән код белән расларга тәкъдим итсәләр, бу, һичшиксез җинаятьчеләр. Социаль фонд хезмәткәрләре телефон аша шәхси мәгълүмат сорамыйлар, сылтамалар һәм СМС-хәбәрләр җибәрмиләр. Еш кына алдакчылар искергән карта яки пенсия акчасы керә торган банк счеты номеры турында хәбәр итәләр һәм акчаларны үзләре үк хәбәр итә торган банк счётына күчерергә мәҗбүр итәләр. Бу очракта шуны истән чыгармаска кирәк: пенсияне китерү ысулын, социаль фондның төбәк бүлегенә шәхси гариза биреп бары тик пенсионер үзе генә сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев