Апасның “Умырзая” ансамбле Арчада чыгыш ясады
Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды. Биредә район мәдәният йорты каршында оешкан “Умырзая” фольклор ансамбле дә катнашты.
(26 июль, “Апастово-информ”).
«Сөлгеле капка» фольклор фестивале Арча районында өченче тапкыр үткәрелә. Фестивальдә катнашу өчен 60тан артык гариза бирелгән. Чыгышларны 4 номинациядә уздырдылар: «Халык җыры», «Халык биюе», «Инструменталь башкару», «Фольклор-этнографик күренеш».
“Без - кунакларны мәдәният йортында җырлап-биеп каршы алдылар. Аннан соң милли киемнәрдән киенеп барлык кунаклар җырлап, авылны гармун моңына күмеп, Сабантуй мәйданына төштек. Чын бәйрәм шунда башланды. 20 коллективның һәрберсе чыгыш ясаган саен, катнашучыларга Дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне тапшыра бардылар. Бүләкләү өчен Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина да чакырылган иде”, - ди ансамбльнең җитәкчесе Рамилә Вавилова.
Умырзая фольклор ансамбленең бәйрәмгә баруының төп сәбәбе- төрле коллективлар белән аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу.
“Һәрбер коллектив үз якларына хас булган күренешне алып килә, ягъни алар бездән – без алардан өйрәнәбез. Моң безне берләштерә. «Сөлгеле капка» фольклор фестивале озын гомерле булсын, шундый бәйрәмнәр ешрак оештырылсын, яшьләр дә җәлеп ителсен, дигән теләктә калабыз”, - ди Рамилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев