Апасның «Умырзая» ансамбле мәтрүшкә бәйрәме оештырды
Район мәдәният йортының «Умырзая» фольклор ансамбле беренче мәртәбә мәтрүшкә бәйрәме уздырды.
(12 июль, “Апастово-информ”).
“Аның өчен мәтрүшкәле аланлык сайланды. Һич ялгансыз урыны-урыны белән чалгы белән чабып алырлык урыннар да бар. Әмма мәтрүшкәне берәмтекләп сабагы белән җыярга кирәк. Җиләк яфраклары, мәтрүшкә салынган чәйләр эчү үзе бер күңелле ял булды. Авылларның мәдәният йорты җитәкчеләре дә буш килмәде. Һәрберсе әлеге очрашуны оештыруга үзләренең өлешләрен кертте. Гармун уйнады, халык җырлары яңгырады, уен-көлке тынып тормады. Алдагы елларда да әлеге Мәтрүшкә бәйрәме дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз”, - дип хәбәр итте ансамбльнең җитәкчесе Рамилә Вавилова.
Милли киемнәрдән мәтрүшкә җыеп йөргән, күңелләреннән моң ургылган кешеләрне күргән булсагыз, һич гаҗәпләнмәгез, алар шулай ял да иткән, матур җырлар яздырып, клип та төшереп кайткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев