Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 2 җиңел машина штраф стоянкасына ябылган. Сәбәбе нидә?

-

19 июль төнендә юл сакчылары тарафыннан “ВАЗ-2108“ машинасы туктатыла. Тикшерү эшләре барышында шоферның транспорт йөртү хокукы булмавы ачыклана. Правасыз руль артына утырган шоферга 5 меңнән 15 меңгә кадәр штраф суммасы яный. Машинасы штраф стоянкасына ябылган. 
20 июль төне шулай ук бер шофер өчен тыныч кына узмый. “ВАЗ-2108“ машинасы шоферы бу төндә салмыш килеш руль артына утырган. Төнге сәгать 12 тулганда эре сәүдә ноктасы янында ул юл сакчылары тарафыннан туктатыла. Шоферга 30 мең сум штраф яный һәм ул 1,5 ел җәяү йөрергә тиеш булачак. 
Юлларда сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев