Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 2020 елның беренче пары язылышты

Районның ЗАГС бүлегендә 2020 елда иң беренчеләрдән булып Кадыйровлар гаиләсе теркәлде.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


 

Фәдис һәм Инзилә Кадыйровлар яңа гаилә юлына аяк басты. Аларны район башлыгы Равил Хисаметдинов котлады. Якыннарыннан да иң изге теләкләр юлланды.


“Хөрмәтле яшь парлар! Сез Яңа елның иң беренче пары булып теркәлдегез. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгын үз эченә алган елда кавышуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бер-берегезне яратып, әти-әниләрегезнең киңәшләрен тыңлап яшәгез. Йортыгызда балалар тавышы да озак көттермәсен. Бер-ике бала белән генә чикләнмәсәгез иде. Хәзер бала үстерүчеләргә дәүләтнең ярдәме зур. Бәхетле булып озак яшәвегезне телим“, – диде район башлыгы.

 

Яшь парларга район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән бүләкләр, Котлау открыткасы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырылды.
Фәдис һәм Инзиләнең мәхәббәт тарихы мәктәп елларына барып тоташа. Кыз егетне солдат хезмәтеннән дә көтеп алган. “Без инде 10 еллар таныш. Хисләребезнең чынлыгын, ныклыгын 6 ел сынадык. Бүген менә бер гаилә булып теркәлдек“, – диләр яшьләр.


Кызыл туйларын – яшьлекләренең иң матур мизгелен билгеләп узучы парларга сүрелмәс, сүнмәс саф мәхәббәт, тугры сөю һәм озын гаилә юлы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев