Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 64 яшьлек ханымның пешү нәтиҗәсендә гомере өзелә

Таң белән районның янгын сүндерү бүлегенә күңел ышанмаслык хәбәр керә. Бер авылда яшәүче 64 яшьлек хатын-кызның үзенә бензин сибеп ут төртүе хакында әйтәләр.

(17 февраль, “Апастово-информ“).



Зыян күрүченең бар җирен ут чорнап ала. Ул каты дәрәҗәдә пешә. Нәтиҗәдә, хастаханәдә гомере өзелә. Бу хакта районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте.

“Мондый хәл 15 еллар элек районда кабатланган булган. Якын көннәрдә генә Тәтеш районында шуңа охшаш хәл булды. Анда йортка да зыян килде“, - ди Илдар Вәлиев.

Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара. Ханым үзенә кул салганмы, әллә башка сәбәпләр бармы – бусын тикшерү нәтиҗәләре күрсәтер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев