Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 7 яшьлек бала электросамокаттан егылган

Бала төрле тән җәрәхәтләре дә алган.

(29 июль, “Апастово-информ”).


Соңгы вакытта Апас урамнарында электроскутерларда, мотоцикл-мопедларда җилдерүчеләрне еш очратырга була. Бу көннәрдә Апаста электросамокат белән йөрүче бала катнашында бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. 7 яшьлек бала электросамокаттан егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган.

“Билгеле, урам буйлап тәртипсез рәвештә электроскутерларда, мотоцикл-мопедларда йөрү никадәр куркыныч булуын бала-чага, яшүсмерләр аңлап бетерми. Моны беренче чиратта әти-әни белергә тиеш. Җәйге каникуллар вакытында балаларга аеруча зур игътибар бирү сорала”, - дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев