Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнә

Район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Ветераннарга район башлыгы, “Ак Барс” Банк идарәсе, “Апас” якташлык җәмгыяте исеменнән бүләкләр бирелде, котлаулар яңгырады.


Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиевнең сугышчан юлы 18 яшендә Свердловск өлкәсендә башлана. Биредә 6 ай дәвамында хәрби күнекмәләр ала. 1944нче елның маенда аларны Псков шәһәренә җибәрәләр. Шуннан аңа фронтның иң кайнар нокталарында булырга туры килә. Полк штабында элемтәче, аннан топограф, Эстония чикләрендә снайпер булып хезмәт итә, Курляндия якларында көрәшә. Дошман тылында бомба явы астында да кала. Бөек Җиңүне ул Рига якларында каршылый.
Фәһим абый бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән. Гомере буе хәрәкәттә, хезмәттә булган ул. Бүгенге көндә ветеран балалары янәшәсендә яши.
Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин абый Сәлаховның сугышта кергән мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башында саклана, тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый.
“18 яшемдә сугышка киттем. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен көрәштем, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәваландым. Без күргәннәр куркыныч төш кебек. Бүгенге тыныч, мул тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк“, – ди ул.
Район башлыгы һәм республикадан килгән кунаклар ветераннарның хәлләрен сорашып, рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр.
“Күп авырлыклар күреп, ут-сулар кичеп, безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен рәхмәт. Киләчәк бәйрәмнәр белән сезне“, – диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев