Апаста җәйге уку залы эшли
Апасның Үзәк ял паркында «Эскәмиядә китап белән» җәйге уку залы ачылды.
(18 июнь, “Апастово-информ”).
Биредә викториналар, төрле кызыклы китаплар һәм журналлар, әдәби-уен программасы әзерләнгән.
“Бу сезонда яңалык булып «китап фримаркеты» тора, анда теләгән һәркем яраткан китаплары, журналлары белән алмаша ала. Җәйге уку залының төп кагыйдәсе - кызыклы китаплар алмашу һәм аралашу”, - диләр китапханәчеләр.
Җәйнең матур көнендә үзәк паркка килүчеләр, китап белән танышучылар күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев