Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ак халатлы игелек ияләре хөрмәтләнде

Апаста медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар.

(30 июнь, "Апастово-информ"). 


Ак халатлы игелек ияләре, халык сәламәтлеге сагында торучы хезмәткәрләргә җылы, эчкерсез теләкләр яңгырады. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин әлеге һөнәрнең ни кадәр кирәкле һәм игелекле булуын билгеләп узды. 
-Медицина хезмәткәрләре безнең гомеребезне саклап кала. Аларның үзебезнеке булуы, районыбызда яшәве, яшәешебез өчен кирәкле хезмәт күрсәтүләре аеруча да мөһим. Соңгы елларда замана чирләренең шаһиты булдык. Сезнең тырышлык, уялык нәтиҗәсендә бик күп гомерләрне саклап кала алдык. Кисәтү эшләренә тагын да зуррак игътибар бирелсен иде. Хастаханәдән райондашлар исән-сау, терелеп чыксын, канәгать калсын дигән теләктә калам. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, - диде район башлыгы. 
Районның баш табибы Алмаз Алиуллин хезмәт нәтиҗәләре һәм киләчәктә көтелгән үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. 
2021 елда Шыгай фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган, анда җиһазлар куелган. Олы Бакырчы фельдшер-акушерлык пунктында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Төбәк Черкене һәм Татар Черкене фельдшер-акушерлык пунктлары яңа биналарга күчкән. Соңгы 9 елда районда модульле 13 фельдшер-акушерлык пункты һәм бер табиблык амбулаториясе төзелгән. Бүгенге көндә региональ программа нигезендә Чүрибураш һәм Тутай авылларында ФАП төзү эшләре бара. 
-Хөрмәтле хезмәттәшләрем, сезнең белән 5 ел бергә эшлибез, күпне күрдек, күп уңышларга ирештек. Соңгы ике елда һөнәри осталыгыбыз белән авыруларга каршы көрәштек. Республика күрсәткечләренә күз салсак, 43 муниципаль район арасында бездә коронавирус авыруыннан үлүчеләр иң азы. Алдыбызга зур максатлар куйдык. Республика, район җитәкчелеге ярдәме белән бездә уңышлы гына химиотерапия бүлеге эшли. Урта Балтайда районара гериатрия бүлеге ачтык. Биредә 308 өлкән кеше дәвалану узды. Заманча җиһазлар белән хезмәт күрсәтәбез. Барлык хастаханәне тулысынча төзекләндерә алдык, - диде баш табиб үзенең чыгышында. Шулай ук хастаханә коллективының яшь кадрлар белән тулылануын билгеләп үтте. Ике катлы гигиена һәм эпидемиология үзәге бинасын төзекләндереп, балаларга хезмәт күрсәтү шартларын яхшырту максаты торуы, патологоанатомик үзәк төзелүе, анда хезмәт итәргә табиб-белгеч белән килешү төзүләре хакында да белдерде. 
Хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән, озак еллар сәламәтлек сагында торган хезмәткәрләр Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. 
 
Медицина хезмәткәрләрен тәбрик итәргә "Ак чәчәкләр" җыры белән барыбызны да үзенә җәлеп иткән Зәринә Хәсәншина чыгыш ясады. Шулай ук җыр-моңга оста хезмәткәрләр үзләре дә сәхнә түрендә булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X