Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ак халатлы игелек ияләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды

Июнь аенда медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Һәр елдагыча, быел да тантаналы шартларда, район мәдәният йортында хөрмәтләү чарасы оештырылды.

(25 июнь, “Апастово-информ”).

Игелекле, шәфкатьле, ак халатлы һөнәр ияләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова котлады.

-Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сез иң игелекле хезмәтне башкарасыз. Сезне барыгызны да район башлыгы исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең өлкә – иң кыен өлкәләрнең берсе. Сез халык белән эшлисез, сез халыкның сәламәтлеген кайгыртасыз. Сезнең эш сәгатегез юк. Тәүлекнең теләсә-кайсы минутында ярдәм сорарга мөмкиннәр. Сез һөнәри осталык белән ярдәм итәсез. Сәламәтлек, гаиләгезгә тынычлык-иминлек телим, хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде ул.

Райондашлар сәламәтлеге сагында торучы хезмәткәрләр данланды, макталды, Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә лаек булды. Алар өчен матур җырлар яңгырады. Сәхнә түрендә чыгыш ясаучылар да медицина хезмәткәрләре иде. Алар медицинада гына түгел, мәдәният өлкәсендә дә сәләтләрен күрсәтеп, алкышларга күмелде.

Залда бүген халык сәламәтлеге сагында торучылар белән беррәттән, биредә эшләп чыккан ветераннар да урын алган иде. Аларга да рәхмәт сүзләре яңгырады.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова хезмәттәшләренә рәхмәт әйтеп, матур җырын да бүләк итте. Ул шулай ук табиб, шәфкать туташлары, аларның ярдәмчеләре арасында яңа бәйге игълан ителүен дә белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев