Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста акча яратучы ике угры суд каршына баскан

Ике ир-атка үзләренең кырын гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәк.

(4 июль, “Апастово-информ”).


Район судыннан хәбәр итүләренчә, ике ир-ат җиңел генә акчалы булырга уйлаган. Җинаяти юл аша алар 246 мең сум акчалы булу өчен кырын юлга баскан. Тик, кырын гамәл барып чыкмаган, бик тиз эзләренә төшкәннәр.
“Урлау турында алдан килешеп куялар, хәтта “вазифаларын” бүлешәләр. Билгеләнгән вакытларында бинага килеп, тәрәзә аша банкоматка керәләр. Аны ватып, сейфны ачарга телиләр. Металл сейфны ачарга маташалар. Анысы барып чыкмый. Угрылар б табышсыз гына  кайтып китәргә мәҗбүр булалар”, - ди район суды ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова.
Суд кырын куллы ир-атларга хөкем карарын чыгарды. Ул үз көченә кергәч, егетләр гамәлләре өчен закон алдында җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев