Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара район комиссиясе утырышы узды

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова, авыл җирлеге башлыклары һәм җаваплы затлар катнашты.

(23 сентябрь, “Апастово-информ“).


Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара район комиссиясенең утырышы ай саен уза. Чираттагы утырышның да максаты авыл җирлекләрендә, авылларда сыйфатсыз алкогольле эчемлекләрне сатуны булдырмау, халыкны агуланулардан саклау. Әлеге мәсьәлә уртага салып анализлана. Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлнара Абдрахманова белдерде.

Киңәшмәдә законсыз алкоголь һәм составында спирт булган эчемлекләрне сатудан алу, 2020 елның 8 аенда алкоголь продукциясен сату күләме, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, исерткечләрне куллану дәрәҗәсе кимү хакында да чыгышлар булды.

Киңәшмәгә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов та кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев