Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ата-аналар да имтихан тапшырып карады

Апас урта мәктәбе “Ата-аналар бердәм дәүләт имтиханын тапшыра” акциясенә кушылды.

(1 апрель, “Апастово-информ”).


Әлеге акция ата-аналарны имтиханнар тапшыру тәртибе белән таныштыру максатыннан 5нче ел уздырыла. Быел да Апас урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфында укучы балаларның ата-аналары имтихан тапшырырга җыелды. Башта ата-аналар паспортларын күрсәтеп, металл эзләүче рамка аша уздылар. Аннан аудиторияләргә кереп рус теленнән имтихан бланкларын тутырдылар. Имтихан тапшыру пункты җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина ата-аналарга барлык тәртипләрне тәфсилләп аңлатты, сынау узуның барлык нечкәлекләренә тукталды.
"Имтихан тапшыруда алган белемнәрдән тыш, баланың үз-үзенә ышанычы булырга тиеш. Аның сынауга тыныч күңел белән килүендә ата-ананың да роле зур. Әлеге акция дә шул максаттан чыгып оештырылган, - дип сөйли ул үзе.
Елена Губареваның кызы 9нчы сыйныфта белем ала. Аның кызы Даша да быел зур сынау узачак. Ул да акцияне кирәкле дип саный.
“Мин аеруча укучыларны ничек каршы алуларына игътибар иттем. Имтиханга керү юлында балаларга нинди таләпләр куелганлыгы кызыксындырды. Барлык инструктаж безгә җентекләп аңлатылды. Үзебезне балалар урынына куеп карарга мөмкинлек туды, - ди ул.
Район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, аның урынбасары Рамилә Шәвәлиева да акциянең әһәмиятле булуы хакында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев