Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста җаваплы һөнәр ияләре макталды

Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, район мәдәният йортында эчтәлекле кичә узды.

(6 октябрь, “Апастово-информ“).


Галим дә, ташчы да, иген игүче дә, хәтта Ил җитәкчеләре дә укытучы алдында баш ия. Белем һәм тәрбия орлыклары өләшкән, бала күңеленә юл сала белгән гүзәл затлар – җаваплы һөнәр ияләре турында кичә барышында бик күп матур сүзләр яңгырады, рәхмәт сүзләре әйтелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева тәбрикләүләр аша, нәтиҗәле эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырдылар.

Укытучылар һәм тәрбиячеләр хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы әзерләнгән иде. Татарстанның халык артистлары Резедә Шәрәфиева һәм Раил Садриев махсус кунаклар буларак чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев