Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бәйрәм узды

Бар булмышын, тырышлыгын авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган фидакарь хезмәткәрләр, җитәкче-белгечләр, тәҗрибәле остазлар район үзәгенә җыелды.

Басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларын олылау, рәхмәт сүзләрен җиткерү максатыннан бәйрәм чарасы оештырылды. Үзәк ресторанда мул табыннар артында кунак булып, хөрмәтләнеп, бүләкләнеп, матур җырлар тыңлап, дәртле биюләр карап күңелләренә рәхәтлек, ял алдылар алар.
Җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, аграр тармак ветераннары исеменә иң изге теләкләр, олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Алдынгыларга район башлыгының, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, “Ак Барс“ Холдинг компаниясенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, акчалата премияләре бирелде.
Бәйрәмдә район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасының инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин, Казан Федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов, “Ак Барс“ холдинг компаниясе җитәкчесе урынбасары Ленар Сәитшин һәм башкалар катнашты.
Кунаклар өчен республика күләмендә танылган җырчылар матур концерт программасы тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев