Апаста бал кортларын саклап калу бурычы куелды
Районда умартачыларның киңәшмәсе узды.
(26 март, “Апастово-информ”).
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультуралар секторы мөдире Динард Гатауллин, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, умартачылар, җирлек башлыклары, агрономнар катнашты.
Киңәшмә барышында умартачыларга кагылышлы мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшенде. Аеруча басуларны агулау барышында бал кортларын саклау мәсьәләсе ассызыкланды. Шулай ук умарталыкларга теркәлү узу, паспорт алу кирәклеге хакында да искәртелде.
“Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан сезнең белән очрашып сөйләшү традициягә керде. Быел да барысын да уртага салып сөйләшү, аңлашу өчен җыелдык”, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов район умартачыларының ирешелгән уңышларына тукталып үтте. Мәскәүдә узган “Бал корты һәм кеше 2025. Россия һәм дус илләр” халыкара конгресс кысаларында узган конкурста иң яхшы бал номинациясендә җиңүчеләрнең берсе - Апас балы булуын ассызыклады.
“Әлеге халыкара конгресста барлыгы 35 ил вәкилләре катнашты. Конгресс кысаларында Иң яхшы балны ачыклау буенча узган конкурста Россиядән, шулай ук чит илләрдән дә барлыгы 635 бал төрләре тәкъдим ителде. Апас районыннан һәвәскәр умартачы Марсель Мотыйгуллинның балы иң яхшылардан дип табылды һәм өченче урынга лаек булды. Бу – Республикабыз өчен дә горурлык”, - диде ул.
“Авыл хуҗалыгы культураларын химикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүне, басуларны агулар алдыннан хәбәр итүләрен сорыйбыз. Кояш баегач, таң алдыннан гына сибәргә, көндез эшләмәскә дип гел әйтеп киләбез. Шулай да, бу таләпне бозучылар әле дә очрый. Умарта кортларының үлеменә китерү очракларын булдырмаска тырышыйк”, - диде ул.
Шулай ук кортларга зыян салмый торган биологик препаратлар белән эшкәртүгә күчү кирәклегенә басым ясады. Умартачылыкның турыдан-туры басу-кырларда игелә торган культуралар, аларны карау, тәрбияләүгә барып тоташуын билгеләп узды.
“Бүгенге көндә районда 323 теркәлгән умарталык бар. Барлыгы 4262, авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 100 бал кортлары гаиләсе исәпләнә. 2024 елда 317 тонна бал җитештерелгән. Районда 5 гектар күләмендәге "Умартачылар Аллеясы" булдырылды. Анда узган ел 100 данә үсенте утыртылды. Имән, нарат, каштан, кура җиләге үсә. Районыбызның умартачылар оешмасы җитәкчесе Рамил Гатауллинга, Урта Балтай урман питомнигы җитәкчесе Фиргат Каюмовка, умартачыларга бик зур рәхмәт, - диде Радик Гыйсмәтов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультуралар секторы мөдире Динард Гатауллин район умартачыларының эшен уңай бәяләп, яңа максатлар һәм бурычлар куйды.
“Бу бик кирәкле киңәшмә. Әлеге җыелышны оештырган район җитәкчелегенә рәхмәт. Төп максатыбыз - авыл хуҗалыгы үсемлекләрен химик эшкәртү вакытында профилактикалау һәм бал кортларының үлүен булдырмау. Республикада бал җыя торган бөтен культуралар да үсә. ”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультуралар секторы мөдире Динард Гатауллин.
Ул шулай ук умарталыкларны паспортлаштыру мәсьәләләренә тукталды. Паспортларны район ветеринария берләшмәләре бирә. Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин шул хакта да аңлатып узды. “Россельхознадзор” белгече Айвар Дәүләтшин бал кортларын дәвалау, дәвалау препаратлары сыйфаты турында сөйләде. Киңәшмәдә катнашучылар игеләчәк культуралар, кортларны авырулардан дәвалый торган яңа препаратлар турында мәгълүмат алдылар. Бу биопрепаратларны кулланып караган умартачыларның эш тәҗрибәсе, препаратларның тәэсире белән таныштылар.
Киңәшмә ахырында актив умартачыларның хезмәте дә билгеләп үтелде. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев