Апаста “Балкыш” фестиваленең гала концерты узды
Район мәдәният йорты сәхнәсендә өлкән буын үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.
(7 нче октябрь, “Апастово-информ”).
Мәдәният йортының фойесында мәдәният йортларында эшләп килүче түгәрәкләрдә шөгыльләнүче өлкәннәрнең кул эшләре күргәзмәләре урын алды. Биредә нәрсә генә юк: бәйләгән, чиккән, теккән, сәйләннәрдән ясаган. Иң мөһиме –алар барысы да күңел җылысы белән эшләнелгән.
“Балкыш” фестивалендә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән рәхмәт сүзләре ирештерде.
Сәхнә түрендә төрле милләт ансамбльләре, аерым башкаручылар җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Тамашачы һәрбер чыгышны җылы итеп алкышлады.
“Фестивальнең сайлап алу турлары җирлекләрдә узды. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга олы рәхмәтемне ирештерәм”, - диде район ветераннар (пенсионерлар) Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев