Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары бүләкләр алды

Ел саен, Бөек Җиңү көне алдыннан, Тимур Шәймиев җитәкчелегендәге Кече нефть компаниясе бүләкләре ветераннарны сөендерә.


(19 апрель, “Апастово-информ“).


Быел да әлеге бүләкләр үз ияләренә барып иреште.

–Районда 6 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши. Күчтәнәчләр һәрберсенә барып иреште“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырылды, бәйрәм уңаеннан котлаулар юлланды.

–Башка районнар белән беррәттән Апас районына да килдек. Ветераннар белән очрашып, аларга батырлыклары өчен рәхмәт әйтеп, исән чакта кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышабыз“, – диде башкаладан килгән вәкил Зинаида Александровна.

Ветераннар рәхмәтләрен ирештерделәр, кабат сугышчан юлларын искә алдылар, хәтер яңарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев