Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Бергә начар гадәтләргә каршы” акциясе узды

Район мәдәният йортында “Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!” темасына җитди сөйләшү булды.

(22 нче октябрь, “Апастово-информ”).

  Апас мәдәният йорты залына районның барлык мәктәпләреннән, аграр көллияттән өлкән класс укучылары җыелды.
Район прокуроры, эчке эшләр хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге, дин әһелләре укучыларга начар гадәтләрнең ахыры аяныч булуын, мондый гамәлләрдән ерак торырга кирәклеге турында эчтәлекле чыгыш ясадылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы темага кагылышлы вакыйганы сәхнәләштерде.
  “Өлкән класс укучылары өчен бик тә кирәкле сөйләшү булды дип уйлыйм. Районда һәрбер өлкә кулга-кул тотынышып эшлибез. Балаларыбыз безнең киләчәгебез. Шуңа да алар акыллы, тәртипле булсын өчен тырышабыз. Киләчәкләре бүгенге кебек күңелле, матур булсын иде”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев