Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды

3 декабрь – Билгесез солдат көне уңаеннан батырлар мемориаль комплексында истәлек чарасы узды.

(3 декабрь, “Апастово-информ”).


Билгесез солдат көне уңаеннан илебездә хәбәрсез югалган солдатларны искә алып, хәтер чаралары уза. Районыбызда да һәр елны батыр каһарманнарны хөрмәтләп искә алалар. Быел да традиция буенча Билгесез солдат һәйкәленә тантаналы төстә чәчәкләр салынды.
“Бүген йөрәгебездә тирән эз калдыра торган көн. Районыбызның 988 кешесе Ватаныбыз азатлыгы өчен аяусыз көрәштә хәбәрсез югалып, туган якларына кире әйләнеп кайтмаган. Әле күптән түгел генә аларның саны тагы да артыграк иде. Эзтабарлар ярдәмендә 50дән артык райондашыбызның кайларда җирләнүләре билгеле булды. Эзләнүләр әле дә дәвам итә. Батырларча көрәшкән райондашларыбызны искә алу, патриотик-тәрбияви чаралар оештыру – изге буручыбыз”, - диде Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.
Тантанада шулай ук районыбызның актив өлкәннәре һәм Апас урта мәктәбенең Яшь гвардиячеләре һәм җитәкчеләр дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев