Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста битлексез 23 кешегә штраф салынды

Мондый тикшерүләр Казанда да дәвам итә.

(20 октябрь, “Апастово-информ”).


Апаста полиция хезмәткәрләре, мобиль төркемнәр маршрут автобусларын, сәүдә нокталарын тикшерәләр. Узган атнада мәсәлән, хокук сакчылары тарафыннан 23 беркетмә төзелгән. Әлеге кешеләргә 1 меңнән 30 меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Казанда да тикшерүләр дәвам итә. Республика башкаласының транспорт буенча комитеты хәбәр иткәнчә, 35 казанлы җәмәгать транспортында битлексез йөрергә уйлаган.
Транспорт комитеты, юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгы, дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре 358 автобус, трамвай һәм троллейбусны тикшерделәр.
Белгечләр 35 тәртип бозучыны ачыкладылар. 34е кисәтү ясауга ук, битлек киделәр. Ә бер кеше җәмәгать транспортыннан чыгарга мәҗбүр булды.
Җәмәгать транспортында, нигездә, студентлар һәм кечкенә бала белән аналар битлексез йөриләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев