Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста бокс ярышлары үтте

Каратун мәктәбе базасында бокс буенча ярышлар узды. Ул районның районның балалар һәм спорт мәктәбе беренчелегенә һәм бокс федерациясе призларына оештырылды. Биредә Югары Ослан һәм Буа районы спортчылары да катнашты.

(23 март, “Апастово-информ“).


Бокс ярышлары һәр ел саен оештырыла. Быел районара турнирда 3 команда катнашты. Эшмәкәр Ринат Миначев быел да бик теләп иганәчелек итте. Бу хакта спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов хәбәр итте.

Җиңүчеләр Мактау грамоталары, бүләкләр, кубок, медальләр алды.
Менә алар бокста иң көчлеләр:
27 кг. 1 урын – Әмир Шәрәфиев,
2 урын – Фаил Кәлимуллин.
37 кг. 1 урын – Инсаф Гыймадиев.
62 кг. 1 урын – Булат Кәлимуллин.
69 кг 1 урын – Әмир Заһидуллин.
30 кг 2 урын – Кәрим Гыймадиев.
46 кг 2 урын Ислам Мингалимов,
54 кг 2 урын – Шамил Габдрахманов.
44 кг 2 урын – Альмир Сафиуллин.
75 кг 2 урын – Давыт Гаффаров.
33 кг 3 урын – Равил Җантимеров.
Апастан Марс Заһидуллин ярышны оештыру эшләренә зур өлеш кертте. Бу хакта ярышларның баш хөкемдары, бокс буенча тренер Данис Хакимов белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев