Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Бөтенроссия “Теләкләр чыршысы” акциясе башланып китте

Чираттагы атналык киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасарлары, оешма-учреждение, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре бердәм булып әлеге акциягә кушылдылар.

(17 нче декабрь, “Апастово - информ”).


Район Советы һәм башкарма комитеты бинасының фойесында бик матур итеп чыршы бизәлгән һәм балаларның теләкләре язылган шарлар эленгән иде.
“Быелгы акциядә 55 бала катнаша. Алар арасында ятим калган, мөмкинлеге чикле һәм бүгенге көндә әтиләре илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең балалары бар. Аларның теләкләрен сорап, төрле төсле шарларга язып элдек. Җитәкчеләр бик теләп кушылдылар, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Акцияне беренчеләрдән булып район башлыгы Айрат Җиһаншин башлап җибәрде.
“Яңа ел – хыяллар, теләкләр чынга аша торган вакыт. Без бик телән балаларга шатлык һәм елмаю бүләк итәргә тиешбез. Бу изге акциягә һәркем кушыла ала”, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев