Апаста чаңгы шуу базасы ачыла һәм биредә беренче ярыш уза
Апасның Җиңү паркы янәшәсендә “Чаңгы шуу базасы“ төзелде. Ул 6 март көнне тантаналы шартларда ачылачак.
(2 март, “Апастово-информ“).
6 март көнне биредә беренче ярыш та оештырыла. “Россия чаңгы юлы – 2021“ ярышларында балалар бакчасы нәниләре, укучылар, өлкәннәр, урта буын, хезмәт коллективлары катнаша ала. 0+
“6 март көнне 11.00 сәгатьтә “Чаңгы шуу базасы“н ачу тантанасы була. 11.15 сәгатьтә узышлар башланып китә“, – диде районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
Җиңүчеләрне Дипломнар һәм бүләкләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев