Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелде

28 май – чик сакчылары көне районда тантаналы шартларда узды.

(28 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Районда 200дән артык чик сакчысы гомер итә. Аларның хөрмәтенә район үзәгендә һәйкәл дә булдырылган. Төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән кыю йөрәкле егетләрнең бу көнне җыелып бәйрәм итүе матур традициягә кергән. Быел да, барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп, чик сакчылары һәйкәл буена җыелды. Килә алмаучылар тантананы туры эфирда карый алды.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин егетләргә изге теләкләрен юлладылар.
Һәйкәлгә чәчәкләр салынды, веноклар куелды, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды. Район мәдәният хезмәткәрләре ил сакчылары хөрмәтенә моңлы җырларын яңгыраттылар.


“Бер-беребез белән аралашып яшибез, күңелле хатирәләр белән уртаклашабыз. Ватан сакчысы дигән исем белән горурланып яшибез“, – диде чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Камил Галимҗанов.


Истәлекле бәйрәмдә чик сакчыларына махсус язылган җыр да яңгырады. Аны Ринат Абеев сүзләренә Илдар Ногманов иҗат иткән. “Чик сакчысы“ җырын Айрат Айтуганов башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев