Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелде

Чик сакчылары көне уңаеннан, районыбызның төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән егетләр район үзәгенә җыелды.

(28 май, “Апастово-информ”).


Тантана чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок, чәчәкләр салу белән башланып китте. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды. Һәркем үзенең хәрби хезмәттә үткән елларын, күңелле мизгелләрен хәтереннән кичерде.
Бүгенге көндә районда чик сакчыларының үз оешмасы бар. Биредә төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән 128 райондашыбыз теркәлгән. Оешманы әлегә кадәр чик сагы ветераны Камил Галимҗанов җитәкләде. Хәзер аның җитәкчесе итеп Альберт Гыйсмәтуллин билгеләнде.
- Бер-беребез белән аралашып яшибез. Күңелле хатирәләребез белән уртаклашабыз. Алга таба да сау-сәламәт булыйк, күрешеп, бер-беребезне югалтмыйча яшик, - диде ул.
Чик сакчыларын район башлыгы исеменнән район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров тәбрикләде һәм егетләрнең хәрби патриотик тәрбия бирүдә өлешләре зур булуын билгеләп узды. Район хәрби комиссары Наил Җантемиров та тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре ил сакчыларыбыз хөрмәтенә моңлы җырларын яңгыраттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев