Апаста чәй кичәсе узды
Районның ветераннар Советы “Сәләт“ балалар иҗат үзәге белән берлектә “Хуш исле чәй ага“ кичәсен уздырды.
Биредә 3 буын вәкилләре катнашты. Өлкәннәр, урта буын һәм яшьләр чәйнең төрләре, файдасы, үзенчәлекләре турында бик мәгълүмат тупладылар. Районның ветераннар Советы җитәкчесе, “Сәләт“ балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем белем бирү укытучысы Гөлнур Насыйбуллина оештырган кичәгә кунак булып килүчеләр үзләре әзерләгән шифалы чәйләрне, кайнатмаларны алып килгәннәр иде. Кичә чәй эчүләр белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев