Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста чыгарылыш кичәсе узды

Зур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.

(27 июнь, “Апастово-информ”).


Алар өчен районда матур бәйрәм – чыгарылыш кичәсе узды. Быел 11 классны 68 укучы тәмамлады һәм кулына өлгергәнлек аттестаты алды. 9 классны 167 укучы тәмамлады.
Укучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрик итеп, киләчәктә дә уңышлар теләде. Гел “5“ле билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка һәм Рәсәй Федерациясенең медальләренә лаек булган 11нче сыйныф укучылары район башлыгы кулыннан аттестатлар алды.

Һәр мәктәп укучылары директорлары, класс җитәкчеләре янәшәсендә мәйданга чакырылды. Укучылар һәркайсы аттестатлар - олы тормышка юлламалар алды. Аларның шатлыгын әти-әниләре, якыннары, дуслары да бүлеште.
Мәйданда җыр-моңнар яңгырады, биюләр тынып тормады. Соңыннан чыгарылыш класс укучылары саубуллашу вальсы биеделәр.
Бу хакта тулырак “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X