Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста данлыклы шәхес Фәхри Насретдиновны искә алдылар

Районыбызны еракларга танытучы Муса Җәлили исемендәге опера һәм балет театры солисты, ТАССРның атказанган, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты һәм башка бик күп исемнәр иясе Фәхри Насретдиновның тууына 110 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узды.

(22 октябрь, “Апастово-информ”). 
Апас үзәгендә данлыклы якташыбыз хөрмәтенә торгызылган һәйкәл янәшәсендә Апас мәктәбе укучылары, район мәдәният йорты, музей, китапханә хезмәткәрләре җыелды. 
Шәмбалыкчы авылының Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева исемендәге музей җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина, Апас “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, районның ветераннар Советы җитәкчесе, тарихчы Гөлнур Насыйбуллина якташыбызның тормыш юлы, иҗаты турында чыгыш ясадылар. 
Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина районыбызны дөньяга таныткан Фәхри Насретдиновның исеме Апас районы тарихында алтын хәрефләр белән уелып язылуын билгеләп узды. 
“Без гаҗәеп талантлы шәхесләребез булуы белән чиксез горурланабыз. Фәхри Насретдинов та апаслылар күңелендә мәңге яши. Бүгенге көндә Апасыбыз үзәгендә аның истәлегенә һәйкәл куелды, туган авылы Шәмбалыкчыда шәхси музее эшләп килә. Аның горур исеме, иҗаты буыннан буынга тапшырыла”, - диде ул. 
Бар җиһанны моңга күмеп аудиоязмада Фәхри Насрединов башкаруында җыр яңгырады. Аның гаҗәеп моңлы тавышы күңелләргә үтеп кереп, йөрәкләрне җилкендерде. 
Фәхри Насретдинов 1911 елның 23 октябрендә Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында моңга гашыйк гади крестьян гаиләсендә туа. Ачлык елларында балалар ятим калалар һәм олы абыйсы Фәхрине Мәскәүгә алып китә. Анда ул мәктәптә укый, соңыннан текстиль фабрикасында эшли башлый, шулай ук фабрика каршындагы драмтүгәрәккә йөрергә дә вакыт таба. Балачактан ук җыр яратуы, җырчы булу теләге аны Мәскәү эшче татар күчмә театрына алып килә, Мәскәү музыка техникумын да бетерә, Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә дә кабул ителә. 
Фәхри Насретдинов үзенең җырлары белән туган халкын да данга күмә. Аның исеме республикада гына түгел, бик еракларга, чит илләргә дә тарала. Аның белән авылдашлары – Шәмбалыкчы авылы халкы бүген дә чиксез горурлана. Туган авылында аның хөрмәтенә ачылган музейда якты истәлек булып бик күп экспонатлар саклана. 
“Музеебыз зур үзгәреш кичерде. Капиталь төзекләндерелү үткәрелде. Без Фәхри абыйның иҗатын, тормыш юлын өйрәнүне дәвам итәбез. Аның туганнары, читтә яшәүче оныклары белән дә аралашып торабыз. Истәлекләрне баетабыз. Музеебызда аңа багышланган төрле чаралар уза. Фәхри абыйның моңлы тавышы һәрдаим яңгырап тора”, - диде музей җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев