Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Әдәби суд“ утырышы үтте

Барысы да чын судтагыча булды. Хөкемдар-казый-“Мирас“ журналы мөхәррире шагыйрь Ләбиб Лерон иде.

Гаепләүче як һәм яклаучылар, шаһитлар ТАИС җитәкчесе, якташыбыз Хәбир Ибраһим, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах, шагыйрь Рифат Җамал, Язучылар Берлеге әдәби консультанты Марат Закиров хөкеме каршысында үзебезнең җирле шагыйрәбез, район үзәк китапханәсе хезмәткәре Руцилә Садриеваны таныттылар һәм ул укучылары алдында да җавап тотты. Тыңлаулар дустанә, ярдәмчел дулкында үтте, җирле шагыйрәбезнең иҗатына, яңа язган шигырләренә җентекле анализ ясалды һәм киңәшләр әйтелде.

Казаннан килгән шагыйрьләр, язучылар делегациясен тагын бер якташыбыз, “Идел“ журналы баш мәхәррире вазифаларын башкаручы Гөлүсә Закирова җитәкләде. Үзәк китапханәнең көязләнгән,  капиталь ремонттан соң теләсә нинди делегацияне кабул итәрлек уку залында үткән бу әдәби чарада әдәбият, сәнгать, шигырь яратучы апаслылар яраткан шагыйрь-язучылары белән иркенләп аңлаштылар, автографлар алдылар.

-Үз укучыларыбыз белән мондый очрашу-кичәләрне яңа форматта без 2010 елдан башлап үткәрә башладык. Үзебезгә дә, укучыларыбызга, җирле язучы-шагыйрьләргә дә мондый эш алымы бик ошый. Апаста үткәрелгәнен бик тә истәлекле һәм “юбилей суды“ дияргә дә ярыйдыр, монысы-егерменче,-диде үз чыгышында Гөлүсә Закирова.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм кунакларны сәламләп, матур теләкләрен җиткерде.

-Ел башыннан Апас үзәк китапханәсендә әдәбият эшлеклеләре белән 11 иҗади очрашу үткәрелде, Татарстан һәм Россиякүләм танылган 7 язучы, драматург һәм шагыйрь белән очрашулар уздырылды. Апаска һәр килүләрендә аларны якты йөз, мул кунак табыннары, күпсанлы укучылары һәм яңа танышулар көтә,-диде үз чыгышында үзәк китапханә җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев