Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста декабрь – терлекчелек ае дип игълан ителде. 2021 ел – терлекчелек елы булачак

Дәвештә район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында терлекчелек тармагы буенча семинар-киңәшмә узды.

(26 ноябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Биредә шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, “Свияга“ агрофирмасының җитәкче-белгечләре, берләшмә, бүлекчә җитәкчеләре, ферма мөдирләре катнашты.

Сүз терлекчелек тармагында югары күрсәткечләргә ирешү юллары турында барды. Терлекләрне кышлату, сыйфатлы продукция алу, яшь бозауларның сакланышы, сөт җитештерүне арттыру – төп бурыч итеп куелды. 11 айга нәтиҗәләр ясалды. Җитешсезлекләр уртага салып сөйләшенде, киләчәккә бурыч һәм максатлар билгеләнде. Горбунов берләшмәсе эше үрнәк итеп куелды. Дәвеш авылы терлекчелек фермасы тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

–Алдыбызга максат куеп, аларны тормышка ашыру өчен көндәлек эшлибез икән, үзгәрешләр яхшы якка күбрәк булачак. Барысы да үзебездән тора. Декабрь аен – терлекчелек ае дип игълан итәбез. 2021 ел – терлекчелек елы булачак. Һәрбер фермада семинарлар, очрашулар, тикшерүләр узачак. Атна саен бер фермада булып, урында нәтиҗәләр ясалачак, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Шулай ук берләшмә, бүлекчә идарәчеләренә дә катгый таләпләр куелды. Һәр иртәне фермада сыер савучылар белән очрашудан башлап, кичен аларны озатып калу бурычы билгеләнде. Җитештерүчәнлекне арттыру юллары сөйләшенде.

–Эшләргә мөмкинчелекләребез җитәрлек. Матур итеп эшли торган тырыш халкыбыз, терлекләр асрар өчен биналарыбыз, 1,5 елга җитәрлек әзерләнгән терлек азыгыбыз бар. Кышлатуга матур кереп киттек. Терлекчеләр үзләренә билгеләнгән бурычларны аңлыйлар. Кызыксындыру чараларын да кулланабыз, – диде Горбунов берләшмәсенең әйдәп баручы зоотехнигы Илсур Хәсәнов.

Киңәшмә азагында озак еллар нәтиҗәле эшләүче ферма мөдирләре хөрмәтләнде. Олы Болгаер терлекчелек фермасы мөдире Назирә Идиятова һәм Дәүләки фермасы мөдире Тамара Кошкина Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медале һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев