Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Дельфин” бассейны гадәти режимда эшли башлады

Тик кешеләр бары тик алдан язылу буенча гына килә ала.

(13 июль,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Бассейн ишекләрен ачып кергән һәркем маскадан һәм перчаткадан булырга тиеш.
“Бассейн иртәнге 8.00 сәгатьтә эшли башлый. Тик гадәти режимнан аермалы буларак, кешеләр бары тик алдан язылу буенча гына кабул ителә. 1 сәгать дәвамында зур чашага 8 кеше, ә кечкенә чашага 4 бала кертелә. Килүчеләрнең тән температуралары үлчәнелә. Һәм ул чишенү бүлмәсен озатылганчы маскасын һәм перчаткасын салмаска тиеш була”, - дип белдерде бассейн җитәкчесе Айдар Хәйруллин.
65 яшьтән өлкәнрәк булган райондашларга исә бассейн хезмәткәрләре өйдә калырга, чирдән саклану максатыннан бирегә килмәскә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев