Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста десантчылар иганәчелегендә бадминтон ярышлары бара

Районның универсал спорт залында 76нчы һава десанты гаскәрләренең 104нче полкы 2нче батальоны 6нчы ротасы истәлегенә бадминтон ярышлары уза.

(10 апрель, “Апастово-информ”).


Ярышта мәктәп укучылары, төрле оешмалардан хезмәткәрләр, 50 яшьтән өлкәнрәк райондашлар катнаша. Спорт чарасы районның яшьләр эше бүлеге һәм һава десанты гаскәрләренең ветераннар җәмгыяте тарафыннан оештырыла.

Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев ачып җибәрде.
“Патриотик тәрбия бирүче, туган якка мәхәббәт тәрбияләүче, спортка тартучы бик мөһим һәм мәгънәле чара уза. Һәр катнашучыга уңышлар телим”, - диде ул.

Районның һава десанты гаскәрләренең ветераннар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов десантчыларның бердәмлеген билгеләп узды, әлеге ярышны оештыруга да теләп кушылуларына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X