Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста десантчылар көне узды

Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр һәр ел саен 2 август көнне район үзәгенә җыела. Өченче тапкыр рәттән тантана десантчылар хөрмәтенә ачылган һәйкәл янәшәсендә уза.

(2 август, “Апастово-информ“).


–Рөхсәт итегез сезгә рәхмәт сүзләрен әйтергә, соклану, горурлану хисләрен җиткерергә. Район башлыгы, Совет, башкарма комитеты исеменнән тәбрик итәм, киләчәктә дә бердәм, дус булып яшәсәгез иде, – диде район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов.

Районның мәдәният хезмәткәрләре десантчылар хөрмәтенә матур программа әзерләгән иде. Барлык җырлар, чыгышлар да патриотик рухта узды.

Һава десанты гаскәрләре ветераннары җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов десантчыларның һәрчак бердәм һәм бергә булуларын билгеләп үтте.
–Хөрмәтле егетләр, барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Сәламәт булыгыз! Үзегезне, гаиләләрегезне саклагыз. Бергә чакта без көчле. 3 көн һәйкәл янында эшләр алып бардык. Кул көче белән дә, матди яктан да ярдәм итүегез өчен рәхмәт, – диде Зөфәр Зәмдиханов.

Чарада Апасның чик сакчылары, әфганчылар оешмалары егетләре, “Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы” Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин да катнашты.
Соңыннан зәңгәр беретлылар машиналары белән урам әйләнде һәм вафат булган десантчы егетләрнең гаиләләрендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев