Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста - дин әһелләре кунакта

Тәҗрибә алу максатыннан районга күрше районнарының имам-хатыйплары килде.

(12 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Район хакимияте йортына Апас, Буа, Кукмара һәм Чистай районнары имам-хатыйплары җылы очрашуга җыелды. Алар Апас районында дини-тәрбияви эшенең торышы белән таныштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина дин әһелләренә бу мәсьәләдә үз фикерләрен белдерде. Шуннан соң район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев мәчетләрнең эшчәнлеге турында сөйләде. Мөхтәсиб шулай ук, районда аеруча яшьләр һәм балалар тәрбиясенә зур игътибар бирелүенә тукталды.
“Без дин әһелләренең тәҗрибә уртаклашуларына бик шат. Дин белән тәрбия аерылгысыз. Шуңа күрә бергә аралашып, аңлашып, киңәшләшеп эшләвебез, бер-беребездән эш тәҗрибәсен алуыбыз - уңай күренеш. Туган телләр һәм Халыкара Бердәмлек Елы буларак телләрне саклап калу, төрле милләт, дин вәкилләренең дустанә мөнәсәбәтен ныгыту өчен дә бу бик мөһим”, - диде башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Имам-хатыйплар Апастагы уңай, матур күренешләргә дә соклануларын яшермәделәр. Очрашудан калган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
“Күп еллар без башка районнардагы дин әһелләре белән дус, тыгыз элемтәдә булып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Киләчәктә дә мондый очрашулар язсын. Яшь буын да бездән үрнәк алып, үз милләтен, динен олылап яшәсен. Башка милләтләрне дә, диннәрне дә ихтирам итү – ислам диненең төп асылларының берсе“, - ди Чистай районының имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Киямов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев