Апаста Дәүләт сынаулары башланды
Апас урта мәктәбендә урнашкан Дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктында сынаулар башланып китте.
(23 май, “Апастово-информ”).
23 майда 9 класс укучылары математика буенча төп дәүләт имтиханын тапшырды.
“Быел 9 классны 167 укучы тәмамлый. Хәерле сәгатьтә дип имтиханнарны башлап җибәрдек. Укучыларга уңышлар юлдаш булсын”, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмеева.
Киләсе имтиханны 27 майда җәмгыять белеменнән тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев