Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ДНД сафына 230 әгъза кабул ителде

Апасның үзәк мәйданы-мәдәният йорты каршында район эчке эшләр бүлеге житәкчесе урынбасары Айрат Нигмәтҗанов, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ЮХИДИ экипажлары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашында чираттагы тантаналы тезелү-развод үткәрелде.

Аның барышында район үзәгендә моннан егерме еллар элек оештырылган ирекле халык друҗинасының бер төркем алдынгы, иң актив әгъзаларына район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт Хатлары тапшырылды.

Бу тантаналы тезелүдә шулай ук дружинага яңа әгъзалар да кабул ителде. Аларның күбесе район хәрби комиссариаты вәкилләре иде.

Апас ДНД оешмасы җитәкчесе Наил Исмәгыйлов сүзләренчә, бүген район үзәгендә ирекле халык дружинасы сафларында рәсми төстә һәм махсус таныклыклар бирелеп, барлыгы 230 кеше исәпләнә. Таныклыклы ДНД әгъзасы график буенча маршрутларга чыкканда хокук сакчылары кебек үк закон нигезендә дәүләт иминиятләштерү системасы өстенлекләреннән файдалана. Район үзәгендәге төрле оешма-предприятие коллективлары вәкилләре ДНД штабында билгеләнеп, инструктаж үткәч, график буенча район хокук сакчылары белән бергә кичке якта маршрутларга кизү торырга чыга, мәдәният объектлары, үзәк парк һәм халык күп була торган урыннарда һәм төрле районкүләм чараларда тәртип сагында тора.

Быелдан башлап, район мәдәният йорты, урамнар һәм үзәк паркта үткәрелүче рейд-тикшерүләрдә район үзәге ДНД патруле составында Апас мәктәбе һәм аграр көллият җитәкчеләре һәм укытучылары да актив катнаша.

-ДНД графигы алдан төзелә һәм килештерелә, аның үтәлешен өзгәнебез юк. Барыбыз бер да бер максатка эшлибез, Апаста тәртип булуны кайгыртуны һәркем уртак бурычыбыз дип санарга тиеш. Шул исәптән, районара, зональ һәм Татарсанкүләм зур чаралар, район Сабантуйларында да ДНД хокук сакчыларның төп ярдәмчесе.Тәртип үзебездән башлана. Балаларыбыз безнең үрнәкне күреп үсә,-ди Наил Исмәгыйлов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев