Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Донорлар көне үтә

Агымдагы елның 15 октябрендә район үзәк хастаханәсендә Донорлар көне үтә.

(22 сентябрь, “Апастово-информ“).


18 яшьтән 65 яшькәчә булган райондашлар изге эшкә кушыла ала. Кан бирергә теләүчеләр 9.00-14.00 сәгатьләрдә үзәк хастаханәгә килә. 18+ Хастаханәгә килүчеләрнең үзләре белән паспортлары булуы шарт. Сез тапшырган кан кемнеңдер кыл өстендәге гомерен саклап калырга мөмкин. Коронавирус белән авырткан кешеләр кабул ителми. Бу хакта район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина хәбәр итте.

“Кан тапшыру көнендә иртән баллы чәй эчәргә, суда пешерелгән ботка ашарга киңәш ителә. Майлы һәм сөт ризыкларын чикләп тору мөһим“, – диде Талия Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев