Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста «Экология - киләчәккә адым» Бөтенроссия фәнни-мәгариф конференциясе уза

Россиянең төрле төбәкләреннән булган барлыгы 42 укучы фәнни проектларын тәкъдим итә.

(28 ноябрь, Ләлә Сафиуллинна,”Апастово-информ”).


Конференция онлайн форматта уза. Жюри игътибарына география, биология, химия, экология фәннәре юнәлешендә барлыгы 42 эш тәкъдим ителә. Конференциядә Татарстаннан 16 укучы, Апас районыннан 10 укучы катнаша.
“Апас мәктәбе “Мәгариф үсеше” федераль программасында җирле үзидарәләр белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә җиңү яулады. Безнең “Экосукмак” проекты да иң яхшысы дип табылды. Әлеге уңайдан мәктәптә «Экология - киләчәккә адым» Бөтенроссия фәнни-мәгариф конференциясе уза. Биредә катнашучылар үз проектларын тәкъдим итәләр”, - белдерде Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Жюри составында Рус география җәмгыяте вәкилләре, Казан Федераль Университеты галимнәре һәм Апас Туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов, Апас мәктәбе укытучылары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев