Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста «Ел тәрбиячесе»н билгеләделәр

“Кояшкай” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең район туры үтте. Биредә 6 тәрбияче катнашып, көч сынашты. Тәрбиячеләр үз эшчәнлекләре белән таныштырып, тәрбия, белем бирү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, “Кояшкай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Радик Абдуллин гран-прига лаек булды. Беренче урынны “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Демидова яулады. Икенче урынга Свияжный бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Мостафина, 3 урынга Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе Альфира Гатауллина ия булды. Азбаба авылының “Сказка” балалар бакчасы тәрбиячесе Антонина Чернова “Профессионал педагог”, Карамасарның “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Инзилә Зарипова “Иҗат һәм эзләнү” номинацияләрендә җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев