Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста электр челтәрләре – ерактан ук каршы ала

Апаска керү юлында калкып чыккан электр челтәрләре бинасына игътибар итми калып булмый.


  (27 август, “Апастово-информ”).

  Матур, заманча, зәвыклы бина ерактан ук күренеп тора. Ә кичләрен ул якты утларга күмелә һәм тагын да матуррак төсмер ала.

  Апас район электр челтәрләренең административ бинасы төзелеше азагына якынлашып, якын көннәрдә үзенең ачылышын көтә. Хезмәткәрләр яңа бинага күчү белән мәшгуль.
 
  Электр челтәрләре оешмасы бинасы үз янәшәсенә ачык һәм ябык складларны, гаражларны сыендырган. Янәшәдә хезмәткәрләр һәм кулланучылар өчен машина тукталышы ясалган.   Электр заправкасы эше күздә тотыла. Тирә-юнь төзекләнгән, яшелләндерелгән, агач-куаклар утыртылган. Ике катлы административ бинада барлык уңайлыклар да бар.

  “Безнең оешманың Апас участогында 42 кеше эшли. Кайбыч участогы белән берлектә 76 кеше хезмәт итә. Яңа базабыз тулысынча җиһазланган, барлык шартлар бар, җиһазлар кайтты, компьютерлар, интернет челтәре эшли. Хатын-кызлар, ир-кешеләр өчен киенү, чишенү бүлмәләре бар. Кулланучыларны кабул итү бүлмәсе аерым ясалды. Барысы да әзер. Бүгенге көндә соңгы эшләр башкарыла. Юабыз-җыябыз, күчәбез, әйберләрне урнаштырабыз”, - ди Апас электр челтәрләре җитәкчесе Ленар Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев